Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов нурлатлыларның беренче наказын үти

​​​​​​​Шикәрчеләр микрорайонының спорт стадионын зур үзгәрешләр көтә Биредә алдан планлаштырылган капиталь ремонт урынына төзелеш эшләре үткәреләчәк.

Әлеге объектка реконструкция ясау – нурлатлыларның Олег Морозовка, Россия Дәүләт Думасына 28нче Түбән Кама сайлау округыннан депутат итеп сайлангач та, беренче үтенече булган иде. Алга куелган бурычның барлык нечкәлекләрен өйрәнгәннән соң ул республикабыз Президентына мөрәҗәгать иткән һәм аннан хуплау тапкан.

– Хәзер проект-смета документациясен килештерү бара. Һәм инде сүз реконструкция хакында түгел, ә үзенең керү төркеме, чишенү урыннары, трибуналары, административ корпусы булган заманча стадион төзү турында бара, – дип билгеләп үтте Олег Викторович Мәдәният сараенда үткән очрашу барышында.

Реклама

Депутат соңгы 9 айда Дәүләт Думасындагы эшчәнлеге белән таныштырды, эшендә төп өстенлекләрне билгеләде һәм нурлатлыларның яңа ү т е н е ч е н т ы ң л а д ы . Ул районның сәламәтлек саклау системасын йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау өчен тиешле җайланмалар белән тәэмин итүгә кагыла. –

 Олег Викторович – сүзендә тора торган кеше, – дип депутатның үз сайлаучылары наказларын игътибарсыз калдырмавын хуплады район башлыгы урынбасары Линар Маняпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X