Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Шәһәр суыкларга әзерме?

    Узып баручы елның беренче суыклары шәһәрнең яшәешне тәэмин итүче службаларына мәшәкать утдырмады, дип хәбәр иттеләр безгә. Әмма, баксаң, бу юлы да күңелсезлекләр чыкмый калмаган икән: шул көннәрдә редакциягә Мәктәп ур., 14тә яшәүче бер укучыбыз шалтыратты, фатирымда салкын, ди.

    Бу йортта яшәүчеләрнең проблемалары шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримовка да җиткерелде:
    - Нәкъ менә бүген, төшкә кадәр бу уңайдан "Торак" ТСЖсы җитәкчесе белән сөйләшәчәкбез, очына чыгарбыз, дип уйлыйм, - дигән иде ул безгә телефоннан узган чәршәмбе көнне. Күрәсең, "чыкканнар", ахрысы. Мисал өчен, кешеләргә ярдәмгә килгән "Торак" ТСЖсы слесарьлары батареялардан һаваны даими чыгарып торырга киңәш иткәннәр. Дүшәмбе көнне инде ТСЖ җитәкчесе Гөлзифа Мортазина фатирларда хәзер җылы, дип ышандырды.
    - Җылылык трассасында басым җитеп бетмәгән. Өстәвенә, трассада эшләр бара иде, шуның аркасында батареялардан һава бөкеләре хасил булган да. Әмма хәзер басым җитәрлек, фатир хуҗалары канәгать, - диде Г.Мортазина.
    Мондый хәл - салкыннар сезонына әзерлекнең әлләни яхшыдан булмавын күрсәтәдер. Ә шәһәр службалары беренче суыкларны ничек каршы алганнар икән? Бу сорау белән без шәһәрне җылылык һәм су белән тәэмин итеп торучы предприятиеләргә генә түгел, ә сәлаәмтлегебезне кайгыртучыларга да мөрәҗәгать иттек.
    Рамил Шарапов, "Нурлат җылылык челтәрләре" ААҖ генераль директоры:
    - Бүгенге көндә предприятие нормаль режимда эшли. Котельныйлар җылыны тыштагы температура буенча төзелгән температура графигы нигезендә бирә. Кисәс суытудан килеп чыгу ихтималы булган гадәттән тыш хәлләрдән исә кышкы чорга алдан әзерләнүебез ярдәмендә котыла алабыз. Барлык дәгъвалар буенча да җылылык инспекциясе урыннарга чыга, ә асылда проблемалар эчке җылылык системасында килеп чыга. ТСЖ хезмәткәрләре белән бу мәсьәләләрне хәл итәбез, аларга ярдәмнән беркайчан баш тартмыйбыз. Температураның артык түбән төшүенә киләск, былтыр, мәсәлән, хәтта 37-40 градус суыкта да бездә проблемалар булмады.
    Наил Алиев, "Промочистка" ОООсы директоры:
    - Без кышның яхшы узачагына өметләнәбез. Чөнки су туңуга юл куймас өчен суүктәргеч торбаларны боҗраладык. Беренче суыклар тәүге сынау да булды дияргә мөмкин. Халыктан су туңды, дигән дәгъвалар кермәде. Без узган ел мондый хәлгә китергән сәбәпләрне исәпкә алдык. Җәен Тельман урамындагы суүткәргечне Синдряков урамындагы белән боҗраладык, ә 2010 елда Ленин урамындагыны Мәскәүнеке, Кировтагыны Бауманныкы белән боҗралаган идек. 150ләп кое ремонтланды, полиэтилен люклар куйдык. Әмма шәхси секторда яшәүчеләр үз коеларын үзләре карап торырга, аларны җылытырга тиешлекләрен әле дә аңлап бетермиләр. Менә диспетчерлык хезмәтенә дә шәхси сектордан бер мөрәҗәгать керде әле. Ә бу исә хуҗаның салкын карашы, шуннан су туңган да инде.
    Рамил Мингалимов, Нурлат РЭСының баш инженеры:
    - Безнең службада бригадаларның, техниканың тәүлек буе кизү торуы оештырылган, кирәк кадәр запас ясалган. Электр тапшыргыч линияләрне һәм подстанцияләрне боҗралау кулланучыларгы электр бирүне ышанычлырак итәргә мөмкинлек бирде. Мисал өчен, 10 кВ.лы һава линияләренең берәр участогы зарарланса аларны башка һава линияләреннән һәм подстанцияләрдән боҗралау мөмкинлеге бар. Авария өзүләренә килгәндә, алар төрле сәбәптән булырга мөмкин, мәсәлән, кемдер ЛЭП баганасын бәрдерсә. Тулаем алганда, яңа Нурлат подстанциясенең егәрлек запасы элеккеге подстанциянекеннән зуррак.
    ТРның Сәлаәмтлек саклау министрлыгыннан Нурлат ЦРБсына да суыклар чорына әзерлек буенча күрсәтмә килеп ирешкән.
    - Анда халыкка үзвакытында медицина ярдәме күрсәтергә кирәклеге, җылы, электр бирүдә өзеклелкәргә юл куймау шартлары булдыру турында әйтелә. Безнең 4 генераторыбыз бар. Бу чорда хастаханәдә өстәмә кизү торулар оештырыла, шул иәптән анда электрик, слесарьлар бригадасы да булачак. "Ашыгыч ярдәм" службасында 3 бригада тәүлек әйләнәсе кизүдә, кирәге чыкса, тагы берне оештырабыз. Бу чорда исә медхезмәткрләргә генә түгел, кешеләрнең үзләренә дә сәламәтлекләре турында кайгыртырга кирәк, өшү-туңуларга юл куймаска. Әгәр дә мондый хәл килеп чыга икән инде, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди Нурлат ЦРБсы баш табибы Илшат Солтанов.
    Кызганычка каршы, суыкның сынавын барысы да уышлы кичерә алмаган. Фатир-йортларын җылытырга теләп, кайберәүләр мич ягалар, әмма бу очракта куркынычсызлык тезникасы һәрчакта да үтәлми шул. Әнә, төтен юлының төзексезлеге аркасында Ерепкинода янгын чыккан, утта йортның хуҗасы һәлак булган.
    - Көчле суык һәм җил булганда, мичне озак итеп ягарга ярамый. Электр, газ приборларына контрольне көчәйтергә кирәк. Электр хуҗалыгындагы зәгыйфь контактлар ялганышка китерергә мөмкин. Төтен юлларының чамадан тыш кызуына юл куймаска, җылылык приборлары тирәсендә кием иптермәскә, - дип киңәш ибрә 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин.
    Суыклар сезоны әле беренче адымнарын гына ясый, дияргә мөмкин, алда - салкын кыш. Һәм ул хаталарны кичермәячәк. Шуңа да елның мондый кырыс чорында шәһәр службалары гына түгел, ә безнең һәркайсыбыз әзерлекле булырга һәм кышның көтелмәгән сюрпризларын исәптә тотарга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: