Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шәһәр ТСЖлары нурлатлыларга бәйрәм кәефен бүләк итә

"Коммунальник" торак-коммуналь ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләрнең ишегалларында бәйрәм кәефе сизелә инде. Шул көннәрдә генә ТСЖ хезмәткәрләре Ленинград һәм Җиңүнең 50 еллыгы микрорайоннарындагы ишегалларында ике урман чибәркәен утыртып, матур итеп бизәп куйдылар.

- Бәйрәм алдыннан аллы-гөлле утлар да кабызачакбыз әле. Бөтенләй матур булачак, - диләр ТСЖ хезмәткәрләре. Җиңүнең 50 еллыгы микрорайонындагы балалар мәйданчыгында быел җәен "Нурлатнефть" НГДУсы ярдәме белән яңа уен җайланмалары урнаштырылган булган. Шуңа да бу почмак балаларның яратып уйный торган урыннарының берсенә әверелергә өлгергән, шунда ук Яңа ел чыршысы да утыртып куйгач, сабыйлар аеруча сөенгәннәр. Димәк, мәйданчык кышкы каникулларда да шау-гөр килеп торачак.
Ширкәт җитәкчесе Марат Хәмидуллин исә үз йортларында яшәүчеләрнең иҗтимагый активлыгын да шатланып хәбәр итә. Әнә, Ленинград
урамының 11нче йортында яшәүче Татьяна Ваструшкина ел да үз йортлары янында Яңа ел чыршысы бизәп күршеләре, шәһәрдәшләренә яхшы кәеф бүләк итә икән. Шул ук урамда яшәүче Тамара Рогожина исә ишегалды чыршысына үз өендәге Яңа ел уенчыкларын чыгарып элгән. Әнә шулай, "Коммунальник"та бәйрәм кәефе ширкәт һәм халыкның уртак тырышлыгы белән булдырыла.
Лилия МӨБАРӘКШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ТСЖ