Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Су өчен ОДН?!

1 июльдән барлык барлык фатирларда да су исәпләгечләр торырга тиеш.

2009нчы елның ноябрендә дөнья күргән №261 "Энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне саклауны арттыру турындагы" Федераль Закон нигезендә, фатирларда һәм шәхси йортларда су исәпләгеч приборлар 2012нче елның 1 июленә, ә газ исәпләү приборлары 2015нче ел башына кадәр куелып бетәргә тиеш. 2011нче елның июнендә исә РФ Хөкүмәте гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр керткән. Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән үз көченә керә. Закон буенча, исәпләгеч куйдыртырга өлгермәгән яки теләмәгән милекчеләрне мәҗбүри рәвештә исәпләгеч куйдырту һәм су өчен яңача түләү кертү каралган.
Бездә бу яктан эшләр ничек тора соң?
Шәһәр халкын су белән тәэмин итүче "Промочистка" ОООсының абонент бүлеге начальнигы Таһир Каняфин әйтүенчә, шәһәр халкының 93%ы суга исәпләгеч куйдырырга өлгергән икән инде.
- Без бу эшне эзлекле рәвештә инде 2003нче елдан бирле алып барабыз. Шуңа да шәһәрлеләрнең күбесе кулланылган су өчен су исәпләгеч белән түләүнең күпкә отышлырак икәнлеген үз мисалларында сизәргә өлгерде инде. Халыкның калган 7%ы әлегә норматив буенча түли. Норматив исә бер кешегә уңайлыкларына карап - 1,2дән 6,6 куб.метрга кадәр. Бу, әлбәттә инде, йортта яшәүчеләр санына тапкырлана. Яңа закон исә фатирларында су исәпләгечләр тормаучылар өчен түләүнең яңа - гомумйорт исәпләгече күрсәткечләре буенча тәртибен кертүне күздә тота. Бу исә гомумйорт исәпләгеченең айлык күрсәткеченнән әлеге йортта яшәүче су исәпләгечле фатир ияләренең кулланылган су өчен күрсәткечләренең суммасы алына һәм калган күрсәткеч су исәпләгече булмаган кешеләр санына бүлеп исәпләп чыгарылачак, дигән сүз. Күрәсең, бу очракта исәпләгечләре булмаганнарга җиңел булмаячак, чөнки исәпләгече булмаган башка күршеңнең фатирында ничә кеше яшәп, күпме су түккәнлеген белә алмыйсың бит. Ә хәзергә шәһәрдәге йортларның 82 процентында гомумйорт исәпләгечләре бар, - дип хәлгә аңлатма бирде ул.
Яңа кагыйдәләр Нурлат районында үз көченә кергәнме соң әле? Гомумйорт исәпләгечләре торган йортларда яшәүчеләр өчен түләүләрдә үзгәрешләр булачакмы?
Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин әйтүенчә, бездә шәһәр халкы су өчен моңа кадәр ничек түләгән булса, хәзер дә шулай ук түләвен дәвам итә. Ягъни су исәпләгечләре булганнар - исәпләгеч, булмаганар - норматив буенча.
- Ә гомумйорт исәпләгечләре буенча түләүгә күчү соңрак булачак. Чөнки ОДН дигән нәрсә халык арасында бик зур аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара. Шуңа да башта хәлне тулысынча өйрәнеп, бар нечкәлекләрен истә тотып эшләү сорала, - ди ул.
Ничек булыр - Закон чыккач, су хуҗалары шәһәр хуҗаларының уйлап бетергәнлеген көтәргә ризалашырлар микән? Әйтүләренчә, бүгенге көнгә аларда 40% су югалту күзәтелә. Югалту койрык сыман гадел түләп баручыларга берекмәсен өчен кирәк тә бит инде су исәпләгечләр - монда бернинди аңлашылмаучылык күзәтелми. Бары тик һәрбер фатир хуҗасының күрсәткечне дөрес итеп биреп, вакытында түләп баруы гына сорала.
Бу закон авыл җирендә яшәүчеләргә дә кагыламы, әллә шәһәрлеләргә генәме?
Авыл халкын су белән тәэмин итүче "Идарәче компания" ОООсы директоры Мидхәт Вәлиев. әйтүенчә, бу мәсьәлә әлегә тулысынча хәл ителмәгән икән әле. Әлегә авыл халкын исәпләгеч куйдырырга мәҗбүр итүче юк, су өчен һәркем үзе ничек тели шулай - норматив буенча да, счетчик буенча да түли ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Промочистка" ОООсы "Идарђче компания" ОООсы Нурлат башкарма комитеты

2
X