Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Су нормальләште

Берничә көн элек краннан килүче эчә торган суның исе һәм тәме шулкадәр начар иде ки, хәтта "карантин" срогы узганнан соң да бу тема кызганнан-кыза бара.

"Краннан килүче суны хәтта кайнаган көе дә эчәргә ярамый, диләр, Чирмешәндә ниндидер инфекция тапканнар имеш..." Дүшәмбе иртәсе бер укучыбызның әнә шулай борчылып шалтыратуыннан башланды. Чыннан да, шулай ук куркырлык микән соң бу хәл? Әмма инфекционистлар әйтүенчә, хәзер краннан килүче су куркыныч түгел икән.
- Бүгенге көндә резервуардан чистартканнан соң килүче су барлык күрсәткечләр буенча да таләпләргә туры килә. Димәк, суны кайнатып кына түгел, кайнатмыйча да эчәргә була, - диде районның баш санитар табибы Дилүсә Әндарова.
Ә шулай да ни булды соң, ни өчен суның сыйфаты шулкадәр үзгәрде икән?
- Шикәр заводы чөгендерне юган суын ТБО полигоны янәшәсендәге ләм картларына түгә иде. Аларның герметиклыгы начар булганлыктан, чистартылмаган су зур күләмдә (көненә 10000 кубометрга кадәр) Чирмешәнгә төшә башлаган. Хәзер бу җитешсезлек бетерелде, - диде "Промочистка" ОООсы директоры Наил Алиев.
Монысын бетергәннәр дә бит, әмма, кем әйтмешли, юшкыны калды: бу хәл яңадан кабатланмасмы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат undefined су сорауќавап