Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Торак: төзү дә, төзәтү дә

Бу көннәрдә Нурлатта күпфатирлы берничә йорттан фатир ачкычлары тапшыру көтелә.Ул фатирлар арасында ипотека буенча алынучылары да, сугыш ветераннары һәм аларның толларына, авария хәлендәге йортлардан күчерелүче гаиләләргә бирелә торганнары да, инвестиция нигезендә салынганнары да бар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама белән әңгәмәбез шул уңайдан.
- Күпкатлы йортлар төзеп файдалануга бирүнең дә, тулаем торак төзелешенең дә программасы ел төгәлләнүдән шактый иртәрәк тула быел. Төзүчеләребезнең заказчылар һәм булачак фатир ияләре алдында үз җаваплылыкларын яхшы аңлап тагын да оешканрак эш итүләре үрнәге дә, республика һәм район җитәкчелегенең йортларның эшен уңайлы вакытта бетереп, фатирларны хуҗаларына сыйфатлы иттереп тапшыру турындагы таләпләренә җавабы да булды бу. Нәтиҗәдә быел районда барлыгы 25 мең квадрат метрдан күбрәк торак файдалануга бирелә, шуның чирегеннән артыгы - 122 фатирлы күпкатлы 6 йортта. Аларны "53нче төзелеш идарәсе", "Респект СП", "Перспектива" һәм "ГородСтрой" җәмгыятьләре өлгертте.
- Төзүчеләребез үз алларына куелган бурычларны үтәргә сәләтле икәнлекләрен елның -елында реаль эшләр белән раслап киләләр анысы.
- Әйе, соңгы ун елда подряд оешмаларыбыз көче белән салынган күпкатлы йортлар гына да җиде дистәдән артык. Барлыгы 95 мең квадрат метр мәйданлы 1760 фатир дигән сүз бу. Шунысы игътибарга лаек, алдагы биш елда ел саен уртача 140 фатир файдалануга бирелгән булса, соңгы биш елда бу күрсәткеч берьярым тапкырга артып, 210га җиткән. Бу чорда район буенча салынган барлык йортлар һәм фатирлар саны да да күзгә күренеп арткан. Алдагы биш елда уртача 160лап йорт һәм 330лап фатир төзелгән булса, соңгы биш елдагы уртача еллык күрсәткечләр шулай ук берьярым тапкырга күбрәк булган, ягъни елына уртача 245 йорт һәм 480 фатир сафка бастырылган. Шулай итеп, соңгы ун елда Нурлатта һәм районда 2 меңнән күбрәк йорт төзеп керелгән, ягъни 4 меңнән күбрәк гаилә аерым йортлы яки фатирлы булган.
- Бердән, халыкның муллыгын күрсәтсә, икенчедән, торак шартларын яхшыртуга булышлык итүнең федераль һәм республика программаларының уңышлы төстә гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсе дә инде бу.
- Әлеге программаларның иң колачлысы - торак ипотекасы программасы. 2008-2011 елларда әлеге программа буенча 460 фатир төзеп файдалануга бирелде. Дәүләт торак фондының бюджетын формалаштыруда хәлиткеч рольне "Татнефть" ААҖ уйнаганлыктан, фатирларның шактые нефтьчеләр гаиләләренә бирелсә дә, бу еллар эчендә 185 фатирны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр алуы да игътибарга лаек. Моннан тыш, авылдагы яшь гаиләләргә һәм белгечләргә торак шартларын яхшыртуда булышлык итү программасы буенча 150 гаилә үз йортын салып чыкты, һәм аларга моның өчен 102 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде. Шәһәрдә яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту программасы буенча 75тән күбрәк гаилә фатир алырга өлгерделәр. Инвестицион торак төзүнең колачы да киңәя. "ГородСтрой" ОООсы бу еллар эчендә шул рәвешле 20шәр фатирлы алты йорт салып чыкты инде, җиденчесен өлгертеп килә. "Перспектива", "Респект СП" ОООлары да бу юнәлештә эшлиләр. Дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда төзелеш оешмаларыбыз күп йортларны нигездә үз әйләнеш средстволары һәм кредит ресурслары исәбенә башлыйлар бит.
Ун ел эчендә 2008 ел иң күп - 48 мең квадрат метр торак мәйданы тапшырылу белән аерылып торса, 2010 ел күпкатлы 15 йорт төзеп файдалануга бирелүе белән тарихка кереп калачак. Әлеге йортлардагы 328 фатирның гомуми мәйданы да 15234 квадрат метр, ягъни соңгы ун елда файдалануга бирелгән күпкатлы йортларның мәйданы арасында иң ишлесе. Төзүчеләребез өчен бу ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының һәм аларның толларының торак шартларын яхшырту буенча федераль программаны гамәлгә ашыруда актив катнашулары белән дә истәлекле булды. Әлеге программа кысаларында Нурлатта берьюлы 11 йорт салынды былтыр. Һәм узган ел әлеге программа буенча торак шартларын яхшыртуга ирешкән 380 өлкән кешенең 245е фатирны нәкъ менә яңа йортлардан алды. Быелга торак субсидиясе алган 25 ветеранның да 19ы фатирны яңа йортлардан алуны өстенрәк күрде. Бу көннәрдә яңа хуҗалары күченә торган 18 фатирлы йорт янәшәсендә "Респект СП" ОООсы шундый ук тагын бер йортның түбәсен ябып килә.
- Быел торак төзелешендә тагын бер программа старт алды...
- Авария хәлендәге йортларда яшәүче гаиләләрне күчерү программасын әһәмияте ягыннан заманында Татарстанда эшләгән тузган торакны бетерү программасы белән тиңләргә мөмкин. Хәер, колачы буенча да тегесеннән әллә ни калышмый ул. Быел Степан Разин урамының 10нчы һәм Линейная урамының 4нче йортларыннан 27 гаилә күчерелә. ТКХны реформалаштыруга булышлык итү фонды кысаларында эшли башлаган әлеге программаның 2015 елга кадәр дәвам иттереләчәге хакында ил Президенты авызыннан ишеткәнсездер. Бер үк вакытта, әлеге Фонд кысаларында һәм инде республикабызда формалашкан схема буенча күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау да дәвам иттереләчәк. Киләсе елга программа билгеле инде, һәм аның буенча эш тә бара, алдагы берничә елга да фаразлар күзаллана. Торак төзелешендә дә нигезе салынган һәм төзелә башлаган күпкатлы йортлар күз алдында. Димәк, торак төзү дә, аны ремонтлау да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев