Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Утны көйләячәкләр

Районның бюджет оешмалары энергия саклау буенча федераль программага керү өчен үз заявкаларын тапшырдылар.

Районда һәм шәһәрдә торак секторда, социаль-мәдәни объектларда исәпләү приборлары кую буенча шактый эш эшләнде инде. Әйтик, өченче ел капиталь ремонт программасы кысаларында өч дистәдән күбрәк йортка исәпләү приборлары куелды. Тик елдан-ел кыйммәтләнә барган бу эшне массовый рәвештә башкарып чыгу, андый приборларны социаль объектларда кую кебек үк, бик зур финанс чыгымнары сорый.
Һәм бу мәсьәләдә боз кузгалды төсле. Чәршәмбе көнне ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеорежимда үткәргән киңәшмәдә энергия саклау программасы кысаларында социаль объектларда исәпләү һәм көйләү узеллары җиһазлау эшен үзәкләштерелгән тәртиптә башкару мөмкинлеге турында әйтелде. Монда төп өстенлек куела торган исәпләгечләр һәм көйләгечләрнең никадәр икътисадый файда бирәчәге ныклап саналган программаларга биреләчәк. Приборлар куюга тотылган акчаларның һәр сумы ничә сумлык файда китерергә, ягъни энергияне янга калдырырга мөмкинлеген исәпләргә кирәк, диде Хөкүмәт башлыгы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X