Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Яңа банк килде

    Сишәмбе көнне Нурлатта "Волга-Кредит Банк"ның чираттагы өстәмә офисын ачу тантанасы үтте. Нурлат 20 еллык тарихы булган "Волга-Кредит Банк"ның Россия буенча 18нче шәһәре икән. Өстәмә офисны ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Наил Шарапов әлеге чараны күптән көтеп алынган, диде.

    - Ниһаять, якташыбыз Александр Мануйлов туган шәһәренә үз бизнесы белән килеп керде. Алга таба төзелеш бизнесына да кушылып, шәһәребез үсешенә тагын да зур тәэсир итәр, дип өметләнәбез. Бу микрорайонда яшәүче халык өчен өстәмә офисның нәкъ биредә урнашуы бик җайлы булачак. Моннан тыш, шәһәр халкы өчен эш урыннары да бирде бит әле ул, - диде район башлыгы.
    Чарада катнашкан якташыбыз "Татнефтепродукт" ХК ААҖ филиалының "Казан нефтепродукт" җәмгыяте директоры, компаньон Рөстәм Хафизов та Нурлатта банкның өстәмә офисын ачу турында күптән сөйләшүләр алып барылуын әйтте. "Волга-Кредит Банк" ААҖнең идарә рәисе Татьяна Ерилкина яңа ачылган банкның төп миссиясе - заманча һәм ихтыяҗ булган банк хезмәтләре күрсәтү, ышанычлы һәм һәркем өчен ачык булу икәнлеген әйтте.
    "Волга-Кредит Банк"ның өстәмә офисы ачылуга зур игътибар күрсәтелүенең сәбәбе нурлатлылар өчен сер түгел. Әлеге банкның директорлар Советы рәисе Александр Мануйлов күп еллар буе шәһәрдәге белем бирү-бюджет учреждениеләренә, массакүләм чаралар үткәрүгә иганәчелек иткән юмарт эшмәкәр буларак таныш. Нурлат җиренә 4 ел рәттән танылган Россия сәнгать йолдызларын китерүче дә ул. Бу көннәрдә дә "Волга-Кредит" банк чакыруы буенча килгән Украинаның халык артистлары Владимир Моисеенко һәм Владимир Данилец, эстрада-пародия дуэты Александр һәм Валерий Пономаренколар концертлары бара. Бу концертларны 19 меңгә якын тамашачы карарга теләк белдергән. Өч көн дәвамында аларның чыгышын Нурлатта 1500, Аксубайда 500 тамашачы карый алган. Ә җәен нурлатлыларны янә дә зур дәрәҗәдәге артистлар чыгышы оештырып шатландырмакчы.
    Чәршәмбе көнне А.Мануйлов артистлар белән бергә шәһәрнең 2нче мәктәбендә булып, укучылар, укытучылар белән очрашты. Һәм шунда ук мәктәпнең 4 уку кабинетына җиһазлар һәм проектор да бүләк итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: