Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Яшь варислар акциягә чыктылар

    "Наркотикларга-юк!","Аракыга-юк!", "Тәмәкегә-юк!", "Начар гадәтләргә-юк!" Бүген, 8 октябрь көнне шәһәр үзәгендә шундый плакатлар һәм шарлар тотып чыккан балалар төркеме янына тукталмый үтүче булмагандыр.

    Ә Татарстанның яшь варислары берлеге әгъзаларының максаты да шундый иде: акция оештырып, шәһәрлеләрнең игътибарын җәлеп итү һәм начар гадәтләрдән арындыру. Акция районда барган наркотикларга каршы айлык кысаларында узды. Әлеге айлык барышында яшь варислар иншалар һәм рәсемнәр конкурсы, төрле бәйгеләр, очрашулар да оештырдылар, шул рәвештә җәмгыяви мөһим бурычны хәл итүдә үз өлешләрен керттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: