Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Ышанычны уңышлары белән аклыйлар

"Бәләкәч" программасы буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлауда катнашучы подрядчы оешмалар арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләр арасында Нурлаттан "Респект СП" ОООсы да бар.

...Тимерҗанов урамының иң очында ветераннарны тораклы итү программасы буенча төзелүче 11нче позициядәге йортта эшләр азагына якынлашып килә. 7 кешедән торган бригада түбә ябуны төгәлләү алдында, акрынлап аны җылытырга да керешкәннәр инде. Җылыту өчен минераль мамыктан ясалган махсус плитәләр кулланалар икән.
- Безнең оешма төзелештә һәрчак яңадан-яңа, сыйфатлы материалларны кулланып эшләргә тырыша. Бу, әлбәттә инде, эшләрнең сыйфатында да чагылыш таба, - ди түбә ябучылар бригадиры Виктор Савгачев.
Астарак икенче бер - сантехниклар бригадасының да эшләре тәмамлану ягында. Михаил Семенов белән Сергей Боголюбов әйтүенчә, суүткәрү, канализация системалары көйләнеп беткән инде, газ казаннары да газчыларның килүенә әзер. Газ казаннарының да сыйфатлыларын, башка йортларда инде үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән маркадагыларын гына урнаштыралар. Чөнки бу йорт ветераннар өчен дип төзелә бит, димәк, эшләрнең сыйфаты да тел-теш тидерерлек булырга тиеш түгел.
"Респект СП"ның ветераннар өчен дип төзи торган 5нче йорты инде бу. Узган елда тимер юлчылар бистәсендә 3 йортны төзеп тапшырган булсалар, күптән түгел Тимерҗанов урамында тагын берсен өлгерттеләр. Анысының ачылу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үзе дә катнашып, төзүчеләрнең эшләренә уңай бәясен бирде. Оешма директоры Равил Әхмәтов белән ташчылар бригадиры Александр Гольневка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын да тапшырды әле. Районда төзелеш эшчәнлеген 2008 елда гына башлап җибәргән һәм төзелеш фирмалары арасында чагыштырмача яшь саналучы оешма әлеге бүләкне зур дәрәҗә итеп кабул итте.
- Нинди генә эшкә алынсак та, вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруны максат итеп куябыз. Әлеге бүләк тә бөтен коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе, - ди бу уңайдан Равил Әхмәтов.
Бүгенге көндә төзелеш срокларына зур игътибар бирелсә дә, тизлек артыннан куып, сыйфат турында онытырга ярамый, дип саныйлар коллективта. Шуңа да, мөгаен, республика әһәмиятендәге программаларда катнашуны да районда аларга ышанып тапшыралар. Әнә, быел "Бәләкәч" республика программасы буенча "Камыр Батыр" һәм "Әкият" балалар бакчаларын киңәйтү эшләрен дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Ә "Камыр Батыр" балалар бакчасында үткәрелгән эшләре өчен оешма "Капиталь ремонтлау сроклары" номинациясендә республикада беренче булды. Әлеге уңышларын да Яңа ел алдыннан бик сөенеп кабул иттеләр коллективта, тырыш хезмәтнең нәтиҗәле дә булуы аерата күңелле бит ул.
Тагын бер - капиталь ремонтлау буенча федераль программада да катнаша оешма. Әлеге программа старт алганнан бирле Нурлатта 13 күпкатлы йортка капиталь ремонт ясарга өлгергәннәр. Бүгенге көндә тагын бер - Дружба урамындагы 60 фатирлы йортка капиталь ремонт ясау белән мәшгульләр. Ә менә быел Кариев урамында 20 фатирлы торак йортны тагын бер - социаль ипотека программасы буенча өлгерткәннәр. Гомумән, "Респект СП" төрле оешмалар һәм ведомстволар белән килешүләр нигезендә дә төзелеш һәм ремонт эшләре алып бара. Бүгенге көндә оешма "Кулай тирәлек" программасы буенча да эшли, алар район үзәк хастаханәсенең флюорография бүлегендә пандуслар ясау белән мәшгульләр.
"Респект СП" районда төзелеш өлкәсендә позицияләрен ныгыта бара. Оешманың эш күләме артканнан-арта баруы да шул хакта сөйли. Мәсәлән, 2009 елда алар нибары 17 млн. сумнар тирәсе үзләштергән булсалар, 2010 елда бу 70 млн.нан артыграк булган, быел исә бу сан инде 81 млн. сумнан артып киткән.
Ә алга таба әлеге саннарның тагы да үсүенә йөз тотып эшли коллектив. Районда төзелешкә, аеруча торак төзелешенә зур игътибар бирелә, бу өлкәдә төрледән-төрле социаль программалар тормышка ашырыла тора, димәк, "Респект СП" төзүчеләренә дә офыклар ачылып тора. Бу елда ирешелгән дәрәҗәле уңышлары исә аларга алдагы көнгә ышанычлы нигезен бирә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X