Нәбирә Гыйматдинова
Нурлат районында татар әдәбиятын яратучылар, китаплар укучылар күп икән.Бу көннәрдә шәһәребездә булып киткән язучы-прозаик, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат Нәбирә Гыйматдинова шулай дип белдерде.Шәһәрнең икенче мәктәбендә узган очрашу Нәбирә ханымның 30 еллык иҗатына багышланды.