Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Төзекләндерүдән соң М7 трассасында Казаннан Чаллыга кадәр булган юлның өч өлеше ачылды

Төзекләндерү эшләре 2014 елның маенда башланып, 2018 елның октябрендә төгәлләнде.

Татарстанда реконструкциядән соң “Волга” М7 трассасында Казаннан Чаллыга кадәр булган юлның өч өлеше файдалануга тапшырылды. Тапшырылган юлның гомуми озынлыгы 31чакрым. Төзекләндерү эшләре Балык Бистәсе районындагы 856нчы чакрымнан 868гә, 868нче чакрымнан 878нчегә һәм 878нче чакрымнан 888нче чакрымга кадәр башкарылды.

Гомуми озынлыгы 31чакрым булган файдалануга тапшырылган юлны ачу тантанасы Балык Бистәсе районында узды.

Объектларның смета бәясе 7,7 млрд сум исәпләнә. Юлларны ачылыш тантанасында Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин юлның мөһимлеге Татарстан өчен генә түгеллеген әйтте. “Биредән республика аша транзит йөкләр ташыячаклар”, - диде Левитин.

Реклама

Юл хезмәткәрләренә ул эшсез калмаячаксыз, диде. “Республика Президенты тарафыннан 2024 елга кадәр транспорт инфраструктурасы үсеше буенча программа расланды. Проектларның берсе – Казан-Мәскәү югары тизлекле юлын төзү. Сезгә эш күп булачак”, - дип әйтте Россия Президенты ярдәмчесе.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173589/

Фото: архив, instagram.com/rusminnikhanov/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: м7

2
X