Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видеоновости тв

Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды

Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. (Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы. Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метр тәшкил итә. Бина заманча материаллар кулланып, яңа технология буенча төзелгән. «СМ-СтройИнвест» подряд оешмасы белгечләре билгеләп...

Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә «Новая жизнь» газетасы.

Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метр тәшкил итә. Бина заманча материаллар кулланып, яңа технология буенча төзелгән. «СМ-СтройИнвест» подряд оешмасы белгечләре билгеләп үткәнчә, эксперимент рәвешендәге әлеге проект уңышлы гамәлгә ашырылган.

Реклама

Яңа фатир алган Шабановлар, Карповлар, Борзихиннар һәм Куликовлар гаиләләрен котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Барысын да өй туйлары белән тәбрик итеп, нәниләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмдә шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев, подряд оешмасы генераль директоры Рим Сабитов һәм аның инженеры Илдар Зәкиев катнашты.

Илья Шабанов әлеге йортны сафка бастыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Йорт республикада гамәлгә ашырыла торган Президент программасы буенча төзелгән.

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/15/154334/?tb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X