Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видеоновости тв

"Казан Арена" алдындагы мәйданда тавыш бирүчеләр өчен концерт бара

Концерта Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә. 18:34 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Казан Арена" алдындагы мәйданда "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты башланып китте. Концертны Казан студентларының "Родина" патриотик вокаль-хореографик ансамбле "Туган як" җыры белән башлап җибәрде. Татар...

Концерта Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә.

18:34

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Казан Арена" алдындагы мәйданда "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты башланып китте. Концертны Казан студентларының "Родина" патриотик вокаль-хореографик ансамбле "Туган як" җыры белән башлап җибәрде. Татар эстрадасына Вәсилә Фәттахова алып кергән популяр җыр татар һәм рус телләрендә яңгырады.

Концертны 1нче канал журналисты Максим Шәрәфетдинов һәм актер һәм элеккеге КВНщик Михаил Волконадский алып бара.

"Сез барыгыз да өлкән кешеләр буларак, үзегезнең аңлы тавышыгызны бирдегез. Ә моннан дүрт ел элек Кырым ярымутравы халкы үз язмышын хәл итте - 2014 елның 16 мартында алар референдумда катнашып, Россиягә кушылу теләген белдерделәр. Әйдәгез, Кырым халкын сәламлик", - диде алып баручылар.

Концертта әлегә эстрада җырчылары һәм Казан төркемнәре җырлый. Бераздан аларга Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә.

Реклама

Искәртеп үтәбез, танылган эстрада җырчысы Элвин Грей бүген үзенең «Туган тупрак тарта» җыры белән Уфада узган "Кырым язы" концертында катнашып өлгерде инде. Хәзер аны Казан тамашачысы көтә.

Концерт түләүсез, "Казан Арена"ның медиафасад ягындагы мәйданына "сайлау беләзекләре" белән керергә мөмкин.

Шактый салкын булуга карамастан, мәйданда халык күп. Җылыну өчен кайнар чәй сату урынннары оештырылган.

Соңрак концерт мәйданында республика сайлаучыларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләячәк.

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/18/160138/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X