Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видеоновости тв

Михаил Бабич Россия Президентын сайлауга Татарстан югары дәрәҗәдә әзер дип бәяләде

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстанда сайлау кампанияләренең уңышлы булуының сәбәпләрен атады. (Казан, 6 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлауга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган. Традицион рәвештә Татарстан сайлауларда югары активлык, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта бүген Казанда журналистларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы...

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстанда сайлау кампанияләренең уңышлы булуының сәбәпләрен атады.

(Казан, 6 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлауга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган. Традицион рәвештә Татарстан сайлауларда югары активлык, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта бүген Казанда журналистларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич әйтте.

Ул, Россия Президенты Владимир Путиннның, барлык дәрәҗәдәге дәүләт һәм муниципаль хакимиятләр алдында сайлау өчен шартлар тудырырга кушканлыгын хәбәр итте. Илбашының гадел, лаеклы, ачык сайлаулар уздыру бурычын куйганын билгеләп үтте. "Һәр гражданинга уңайлы режимда сайлау участогына килеп, Президентлыкка үз кандидаты өчен тавыш бирә алырлык шартлар булырга тиеш. Административ басым, хилафлыклар булмаска, барлык куркынычсызлык мәсьәләләре тәэмин ителергә тиеш", - диде Михаил Бабич. Аның әйтүенчә, Татарстан бу мәсьәләләрдә сайлауларга тулысынча әзер.

Реклама

"Бүген киңәшмә үткәреп, бу эшнең барлык юнәлешләрен карадык. Сайлау комиссияләре, сайлау участоклары әзерлеге, иминлекне, гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре эшен оештыру ягыннан да. Бу юнәлештә республика югары дәрәҗәдә әзер. Татарстан өчен бу хас әйбер. Традицион рәвештә, Татарстан сайлауларда югары активлык, югары нәтиҗәләр күрсәтә. Чынлыкта исә, бу төбәк хакимиятләренең зур эшчәнлек нәтиҗәсе. Чөнки тиз генә оештыра торган эш түгел бу. Эш йә алып барыла, йә юк. Йә көн саен хакимиятнең мөнәсәбәтен һәм төрле көнүзәк проблемаларны хәл итүгә игътибарын тоялар, йә инде бу юк. Һәм барлык мәсьәләләрне дә шундук хәл итеп булмый. Могҗизалар булмый, беркемнең дә тылсымлы таягы юк. Әмма хакимиятнең халыкка йөз белән борылуы, кешеләрне ишетүе, төрле көнкүреш һәм стратегик проблемаларны хәл итүгә омтылышы көн кебек ачык. Татарстан үткәргән уңышлы сайлау кампанияләренең җирлеге нәкъ менә шунда", - дип ассызыклый Бабич.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 18 март көнне узачагын искәртик.

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/06/159297/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X