Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видеоновости тв

Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле

Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 08:23 (Казан, 19 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә...

Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән.

08:23

(Казан, 19 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә сайлауның якынча нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе булды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов иртәнге сәгать 8 гә Татарстанда участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәнен әйтте. Владимир Путин беренче урында, икенче урында Павел Грудинин. Сайлаучыларның 9,06 проценты тавышларын Грудинин өчен биргән.

Реклама

Владимир Жириновский өченче позициядә. Тавыш бирүчеләрнең 3,01 проценты аның яклы булган.

Максим Сурайкин 1,68 процент тавыш җыйган. Сайлаучыларның 1,33 проценты Ксения Собчак яклы булуын күрсәткән.

Бер проценттан азрак тавыш җыючы кандидатлар түбәндәгеләр: Григорий Явлинский - 0,87 процент, Борис Титов - 0,59 процент, Сергей Бабурин - 0,58 процент.

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/19/160187/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X