Әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә балаларыгызның тәүфыйгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, кардәш-туганнарыгызның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез Йосыф белән хәерле, тыныч картлыкта, тигезлектә озын гомер кичерергә насыйп итсен Ходай! Синең биргән тәрбияң, киңәшләрең, өйрәткән һөнәрләрең, күрсәткән туры юлың без - балаларыңа тормыш мәктәбен узарга җиңеллек һәм ныклык бирә. Гомер биргәнегез, укытып, белемле, һөнәрле кеше итеп тормышка аяк бастырганыгыз өчен дә әтиебез белән сиңа олы рәхмәтебезне әйтәбез. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә, әни!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, әнкәй, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Йосыф, кызларың Лилия, Галия, Гөлия, кияүләрең,
оныкларың һәм кода-кодагыйларың.
Нет комментариев