Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Биккол авылында җыен уздырылды

Атна башында Биккол авыл җирлеге халкы җыенда үз проблемаларын күтәрде.

Хәер, халык алдында хисап тоткан авыл җирлеге башлыгы Р. Әхмәтшина үзе дә узган елгы уңай үзгәрешләр белән бергә хәл ителмәгән проблемаларны ачыктан - ачык атап барды. Әйтик, авыл халкының көн итү рәвешенә әверелгән терлек асрау белән кызыксыну арткан: бүген биредә 250 баш мөгезле эре терлек, 146 баш сыер исәпләнә. Шунысы кызыклы, алар арасында 10 гаилә 3әр, 5гаилә 4әр баш сыер тота.Узган ел сөт сатудан гына да хуҗалыклар 2 млн. 761 меңнән артык өстәмә табыш алганнар, авыл җирлеге башлыгы исәпләвенчә, 3әр сыерлылар ай саен 7 600 сум акча эшләгән булып чыга. Моның өчен шартлар да бар: 6 ай көтү йөртелә, ике сөт җыючы эшләп тора, хөкүмәт тарафыннан узган ел сыер асраучыларга 416 мең субсидия бирелгән. Шул ук вакытта авылда гаилә фермасы булдыру эшенә алынырга бары бер Айрат Хәлиуллин гына җөрьәт иткән әле. Рамилә Хәсәнгатовна авыл кешеләренең иҗтимагый активлыгын арттыру ягында. Әнә бит, 3 ел эчендә үз эшләрен булдыруга халыкның мәшгульлеге үзәге аша 38 кеше керешкән, 10 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү максатыннан банклар аша кредит алган, һәм бу юнәлештә эшне тагы да җанландыру зыян итмәс иде.
Авыл җирлеге башлыгы узган елның октябреннән авылның сулы булуын да шатланып әйтеп алды, әмма әле су 98 хуҗалыкка гына кертелгән, димәк, калган хуҗалыкларга керттерүне тиз арада хуҗалар үзләре башкарырга тиеш.
Шул ук вакытта ораторны демографик хәл борчый. Бүген 174 хуҗалык исәпләнгән авылда узган ел бары ике бала туган.Сәбәбен ерактан эзлисе юк: Бикколда 23 яшьтән узган 27 буйдак егет көн итә.
Докладта авылда ялган аракы сатуны туктатуга ирешүне дә шатланып телгә алдылар, авылга участок табибларының килүе дә халык өчен бик уңайлы буларак билгеләнде. Авыл җитәкчелеге мәдәният йорты төзелеп бетүенә дә зур өмет баглый. Ә авыл тормышына җанлылык өрә торган чаралардан авылдашлары И.Диндаровның "Язмышым балкышы - Бикколым" китабын тәкъдир итү кичәсен, өлкәннәр көнен атадылар, мәктәп спортзалының атнасына 4 көн яшьләр карамагына бирелүе дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау җәһәтеннән бик мөһим.Узган ел халык маршрут автобусы мәсьәләсен күтәргән булса, быел аның көйле генә эшләп торуын да әйтеп алдылар. Авыл халкыннан тагы да сораулар бирелде, әлбәттә. Пай җирләренә дивидендлар күләме, ут исәпләгечләрне күчерү өчен кирәкле материалларны аңлату, авылда ияле этләрне бәйдә тоту кирәклеге турында сүз булды. Шунда ук авылның үзендә электрик, янгын сүндерүчеләр булсын иде, дигән теләк яңгырады, алар аңа аңлатма да алдылар.
Шулай ук "Башак +" хуҗалыгы вәкиле Ә.Миннеголов хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыенда Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Рассихин катнашып чыгыш ясады, авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Биккол авыл җирлеге җыенында районның җаваплы службалары җитәкчеләре дә катнашты. Җыен каршылыкларсыз, үпкәсез, тавышсыз үтте. Димәк, биредә авыл җирлеге җитәкчелеге һәм халык арасында аңлашу, Совет тарафыннан проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышу, авыл халкының тормышын яхшыртырга омтылу яши һәм ул тиешенчә бәяләнә дә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биккол Ќыен

2
X