Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Гүзәллекне күрә белик

Кайберәүләр үзләрен ыгы-зыгылы, әмма шул ук вакытта төрледән-төрле мөмкинлекләре булган шәһәрдән читтә күз алдына да китертә алмыйлар, ә икенчеләре авыл тормышын өстен күрә. Илюткинодан Валентина Николаева хәзерге югары технологияләр авылларга килеп җиткәч, биредә дә рәхәтләнеп яшәп була, ди.

Ул үзе кечерәк кенә поселокта туып-үсә, шуңа да авыл тормышы аңа балачактан ук таныш. Соңрак кияүгә чыга һәм Илюткинога күченә. Биредә Николаевлар зур иркен йорт салалар, ул игътибарны ерактан ук үзенә җәлеп итә. Хуҗаларның моңа чын күңелләрен салулары сизелеп тора. Ә Николаевлар йортның да, бакча һәм хуҗалык корылмаларының да тәртиптә һәм матур булуларын кайгыртып яшиләр. Бер яктан карасаң, күп подъездлы йортта яшәве җиңелрәктер дә, чөнки шәхси йортта мәшәкатьләр ел әйләнәсе бетми бит. Әмма үз йортлары булганнарның күбесе моның белән килешмәсләрдер, мөгаен.
Менә Валентина Гавриловна да авыл тормышыннан баш тартмас идем, ди. Чөнки теләк булганда, авылда да күңелгә ятышлы шөгыль табып була. Ә эшкә килгәндә, монда бары тик ялкауланмыйсы гына - хәер, бу һәркем өчен дә тиешле кагыйдә. Валентинаның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк - тирә-якта кызык нәрсәләр бик күп бит, бөтенесенә дә өлгерәсе бар. Җәен ул бакча эшләре белән мәшгуль. Әлбәттә инде, ире, улы, кызы да булыша. Алар бергәләп яшелчә, җиләк-җимеш, төрле чәчәкләр үстерәләр. Бу - Валентина Гавриловнаның яраткан шөгыле. Ул розалар, пионнар, хризантемалар үстерүдә дә һөнәрмәннәр белән ярыша ала. Агач-куаклар үрчетү буенча да эшлекле киңәш бирерлеге бар. Аларның участокларында алмагач та, крыжовник та, чия дә бар, каеннар да утыртканнар, ә чыршылары - уллары белән бер яшьлек. Инде бик күп еллар буе Валентина бакча-үсентеләр өлкәсендәге яңалыкларны күзәтеп бара, соңгы вакытта бу җәһәттән Интернет та булыша икән. Шул Бөтендөнья челтәре аша ул үзе өчен бик күп кызыклы мәгълүмат таба, башка шәһәрдәге туганнары-дуслары белән аралаша. Николаевлар якыннары белән виртуаль дөньяда гына аралашмыйлар - кунакка да еш йөриләр.
- Балалар кечерәк булган вакытта, аларны Казан, Ульян һәм башка шәһәрләргә еш алып бара идек. Тик базар-кибетләргә караганда, музейларны өстенрәк күрдек. Мин аларның илебез тарихын күбрәк белүләрен теләдем, аннан, шундый экскурсияләр ярдәмендә сабыйлар бик күп нәрсә беләләр, үзләре өчен дөньяны яңа яктан ачалар бит, - ди Валентина Гавриловна.
Николаевалар сувенирлар да алып кайтмаганнар, сәяхәт турында истәлеккә бары тик открыткалар гына алганнар. "Иң мөһиме, матур тәэсирләр белән кайттык. Ә аларның иң матурлары Себер белән бәйләнгән, анда "мәрмәр" таулары бик гүзәл. Бигрәк тә Саянов-Шушен ГЭСы ошады", - диләр. Николаевлар Тулада да, -45 градуслы Норильскида да булганнар. Һәр кайсының үз хатирәсе бар, һәм Валентина Николаева вакыт узу белән әлеге урыннар турында кызыксыну артыр, дигән фикердә, чөнки безнең илдә сокланырлык җирләр күп бит.
Валентина Николаева - чын патриот, Ватанын бик ярата. "Минем өем дә, йөрәгем дә монда", - ди. Аның яшьлеге Илюткинода узган - Валентина Гавриловна 35 ел буе җирле мәктәптә математика укытучысы булып эшли. Бүген ул пенсиядә инде, һәм бар вакытын гаиләсенә, өенә, яраткан эте һәм песиләренә багышлый. Ә язын аларның участогына сыерчыклар кайта, Николаевлар исә андый кунакларга сөенәләр генә.
Яз җитү белән янә бакчада эшләр, яңа мәшәкатьләр башланачак, һәм Валентина Гавриловна һәр көннең үз гүзәллеген күрергә тырыша.
"Асылда язмышыбыз үз кулыбызда бит, - ди Валентина Николаева. - Һәм безнең кайда яшәвебез, ни белән шөгыльләнүебез ул кадәр үк мөһим дә түгелдер. Әгәр дә кеше үз гамәлендә матурлык күрә икән, ул, һичшиксез, бәхетле булачак, һәм моңа берни дә комачауламас", - ди ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илюткино Николаева

2
X