Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Нурлат фермеры Наил Хәйбуллин  җир кадерен белә  

​​​​​​​Районның вак фермер хуҗалыкларында да уракның иң кызган чагы.

Зирекле юлында авылга терәлеп диярлек торучы басуга сокланып узмаган кеше юк бу көннәрдә – ник бер чүп үләне булсын, арпа башаклары тулышып башларын игән, салмак гына искән җилдә кыштырдаулары ишетелеп тора.

– Тыңлап карагыз әле, үзара сөйләшәләр сыман, – дип якынрак килергә чакыр а б у җ и р л ә р н е ң хуҗасы, фермер Наил Хәйбуллин.

Б е з н е и сә к үб р ә к башакларның туклыгы, игеннәрнең куелыгы сокландыра – җәй буена бу басу өстендә генә коеп яңгырлар яугандыр, диярсең.

– Бер-ике тапкыр яңгыр яудымы икән, – дип уебызны аңлагандай с ү з е н д ә в а м и т ә әңгәмәдәшебез, учында башактагы бөртекләрне санап. – Менә карагыз әле, 27-28әр. Уңыш 35 центнердан да ким булмас дип ышанып әйтергә була.

 Р а й о н б у е н ч а бөртеклеләрнең уңышы күпкә тыйнаграк булган быелгы елда мондый уңыш нигезендә нәрсә ята соң? Бар җирдә дә табигать шартлары бердәй бит инде, яңгыры да бер төрле төшкән, кояшы да шулай ук көйдергән.

– Бар нәрсәне дә корылыкка сылтап калдыручылар белән килешмим мин. Бар күңелеңне биреп эшләгәндә ел саен тотрыклы уңыш алырга була. Иң беренче чиратта – елның-елында орлыкны яңартып торырга кирәк. Мин һәрчак махсус орлыкчылык хуҗалык ларыннан сатып алынган сыйфатлы – элиталы һәм супер элиталы орлыклар гына чәчәм. Үземдә орлык әзерләү белән шөгыльләнмим. Менә бирегә дә яздан элиталы “Раушан” сортлы арпа чәчелде, – дип уңыш серләрен ача фермер.

– Икенчедән, җирнең эшкәртелүе. 200 гектарлы җиремнең 100 гектарын ел саен парга калдырып, ял иттерәм. Әмма ял иттерү ул һич тә җирдә җәй буена чүп үләне үстереп яту түгел. Бу басуны да узган елда 9-10 тапкыр эшкәрткән идек.

Әлеге җиргә көзге культуралар түгел, ә язын сабан ашлыгы чәчеп тә откан фермер. Ни дисәң дә, быел кышын һәм язын һава торышының үзгәреп торуы аркасында уҗымнар да шактый зыян күрде бит.

– Тагы бер – районда соңгы елларда бөтенләй дә диярлек кулланылмый торган алымның да файдасын күрәм. Аркылыга-буйга чәчү ул. Мондый чәчү уңышны 30 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. Быел ул аеруча отышлы булды дип саныйм – әнә ничек куе булып үсте игеннәр, – ди фермер. – Аннан, ашлаган җир ашлы була, ди бит халык. Анысын да истә тотабыз – барлык кирәкле ашламаларны тиешле күләмдә һәм вакытында кертәбез.

Әнә шулай, җирне ихлас яратып, җиң сызганып эшләү аркасында Наил Атауллович ел да, бернинди табигать сынауларына да карамастан, матур уңышларга ирешә һәм моннан 12 ел элек фермерлык юлын дөрес сайлавына инана гына бара. Ә бит мәгариф тармагында һәм хакимияттә җитәкчелек вазифаларын биләгән кеше өчен бөтенләй ят юнәлештер сыман ул.

 – Әтием колхозның уңган терлекчесе иде, мин дә 6 яшемнән аның янында эшкә өйрәнеп үстем. Әти-әниемнең бала чактан биргән киңәшләре, дәресләре бүген дә ярдәм итә. Җирне кадерләргә, хөрмәт итәргә дә алар өйрәтте, – ди Наил Атауллович.

Җиргә генә түгел, анда хезмәт куючыларга да хөрмәт зур хуҗалыкта. Менә биредә үзенә даими эш урыны тапкан өч эшченең берсе Тәлгать Хуҗихәмәтов та хезмәт шартларыннан канәгать булуын яшерми.

– Биредә әле апрель аеннан гына мин. Трактор яңа, көйле эшли. Хезмәт хакын вакытында алабыз, терлекләр өчен җитәрлек итеп печәнен бирде. Хәзер менә салам, фуражга да чират җитәчәк, – ди тракторчы.

Б у к ө н н ә р д ә п а р җирләрен тагы – быел инде унберенче (!) тапкыр эшкәртергә керешкән. Әле көзге чәчүгә кадәр тагы бер кат әйләнеп чыгарга да өлгерәчәкләр, күпереп торган җиргә сыйфатлы орлык күмдерү дә аның вазифасында булачак.

 М о н н а н б е р н и ч ә е л э л е к д ә ү л ә т программаларының б е р с е я р д ә м е н д ә төзелгән амбарда исә киләсе ел уңышына нигез бирәчәк орлык та әзерләп куелган инде. Алдан күреп эш итүче Наил Атауллович күчмә фондтан 9 тонна супер элиталы арпа орлыгы кайтаруны алдан ук кайгырткан. – 60 гектарга җитәчәк. Бу көннәрдә субсидиясен алырга дип документлар әзерлибез. Хәзер эшләгән кешегә д ә ү л ә т т ә н я р д ә м бар бит. Ике тапкыр лизинг-гр ант буенча техника алдым, бинаны төзүгә дә дәүләттән яхшы ук ярдәм булды. Ел саен орлыкларга, ашламага субсидияләр алып торабыз. Дәүләттән ярдәм булмаса, безнең эшнең нәтиҗәсе дә әллә ни югары булмас иде, – дип канәгатьлеген белдерә фермер.

Гомумән, Наил Атаулловичка һич тә зарлану хас түгелдер сыман. Бу араларда 20шәр сәгать буена кырда, аяк өстендә булырга туры килсә дә, бу хакта әллә ни сүз куертмый. Киресенчә, куелган тырыш хезмәтенең әҗерле булуына, үз туган авылы кырларында җирне кадерләп мул икмәк үстерә алуына шатлана. Һәм көн саен иртән басу-кырларын күздән кичереп, җанына чын шифа, күңеленә канәгатьлек ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев