Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Шартлар әйбәт, кәеф көр

"Башак+" хуҗалыгында чәчүне оешкан төстә башлап җибәрделәр.

"Башак+" хуҗалыгының Биккол авылыннан ерак түгел урнашкан 320 гектарлы кыры кырмыска оясын хәтерләтте бу көннәрдә, ә кырдагы тракторлар гөрелтесе хәтта төнлә белән дә тынып тормады.
Хуҗалыкның әлеге кыры кардан беренче ачылып, чәчүгә алданрак өлгерә, шуңа күрә барлык техниканы диярлек бер кырга комплекслы итеп эшләүгә тартканнар да. Болай иткәндә, эшләр дә оешкан төстә бара, техника белән проблемалар килеп чыкканда тиз арада хәл итү мөмкинлеге дә зуррак икән.
Берьюлы 8 трактор агрегатының кырга тигез итеп сибелеп эшләвен күзәтү үзе үк кәефне күтәрә. Әнә, башлап Илһам Шәйдуллов агрегаты туфракны культивацияли, аның артыннан ук Тәлгать Хуҗахмәтовның "МТЗ-82"се тырмалап уза. Алардан соң Халит Әһлиуллин иярләгән трактор җиргә бөртекләрне күмдереп чыга. Х.Әһлиуллин хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторларыннан санала. Хуҗалык кырларына беренче тапкыр әле армиягә киткәнче үк чыккан булган ул, "техниканың һәр детален, һәр шөребен диярлек яттан белә", диләр аның турында.
- Техника гына сынатмасын, без үзебездән торганны башкарырга әзер, - ди Халит. Чәчүчеләр Йосыф Ситдыйков, Рәфис Сөнгатуллин һәм Җәүдәт Галимов та аның сүзләрен куәтлиләр. Аларның да чәчүдә беренче ел гына катнашулары түгел, шуңа да орлыкны дымлы туфракка күмдерүнең никадәр уңышлы икәнлеген яхшы беләләр. Ерак түгел икенче бер бригаданың эше шулай ук көйле итеп оештырылган. Хуҗалыкның тагын бер тәҗрибәле тракторчысы Ринат Шәйхетдинов чәчүчеләр Илсур Тәминдаров, Әхтәм Билданов белән эшли биредә. Ринат Шәйхетдиновның да кырдагы хезмәт стажы 25 елдан артып киткән икән инде, язын чәчүдә булса, көзен комбайнга утыра механизатор. Хуҗалыкта гына түгел, район буенча да алдынгы күрсәткечләргә ирешкәне бар. Янәшәсендә культивацияләү һәм тырмалауда эшләүче яшь механизаторлар - Илнар Закиров белән Фәнис Гәрәевка да киңәшләре белән ярдәм итә икән остаз. Тәҗрибә шулай еллар белән туплана бит ул. Ә менә тракторлар чәчеп узганнан соң катоклауны шулай ук үз эшенең чын остасы Илһам Әһлиуллин җиренә җиткереп башкара.
Эшләр оешкан төстә барсын өчен барысы да кайгыртылган, барысы да көйләнгән биредә - тракторларга орлыкны "КамАЗ" машиналарында Илшат Таһиров белән Ильяс Сафиуллин ташып өлгертеп тора. Ә теге яки бу нәрсә кирәккәндә, Рифкать Шәйдуллин йөк машинасы белән янәшәдә генә тора.
Бердәм булып эшләүнең нәтиҗәсе дә бар - чәчелгән җирләрнең мәйданы күзгә күренеп арта бара.
- Тырмалауга әле 15 апрельдә үк төшкән идек. Бүгенге көнгә 200ләп гектар җиргә тырмалау үткәрелде. Чәршәмбе көнне кырга беренче чәчү агрегатларыбыз чыкты. Быел 1497 гектарда арпа, 1335 гектарда сабан бодае, 100 гектар солы, 475 гектар чөгендер чәчәргә планлаштырабыз, - ди хуҗалык агрономы Фәрит Сираҗев. Әйтүләренчә, хуҗалыкта орлык белән проблемалар юк икән. Техниканы да вакытында әзерләп чыга алганнар. Барлык агрегатларның да өр-яңадай буяп куелуы, һәр тракторчының махсус киемнәр, ә тракторларның барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителүен үзара тикшерү вакытында да уңай яктан билгеләп үткәннәр. Кырда эшләүчеләр өчен генә түгел, ындыр табагында орлык инкрустацияләүдә, төяүдә катнашучылар өчен дә булдырылган икән шундый хезмәт шартлары. Иң беренче чиратта кешеләрне кайгыртуны күздә тоткан әлеге чараларның инициаторы хуҗалыкның идарәчесе Йосыф Әхмәтсафин булган. Әнә шундый беренче карашка вак булып тоелган нәрсәләрдән туплана да игенченең кәефе.
Ә кырда эш чын мәгънәсендә тәүлек буена диярлек тынып тормый. Иртәнге 5тән 8гә кадәр чәчү агрегатлары кырда булса, төнге сменада тырмалауга Камил Сәфәргалиев белән Румил Хуҗәхмәтовның тракторлары чыга. Шулай итеп, яхшы кәеф, күтәренке рух белән оешкан төстә башлап җибәрделәр чәчүне "Башак"та. Һәркайсының теләге бер - еллар уңдырышлы килсен дә, җиргә күмдерелгән һәр орлык бәрәкәтле булсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чђчњ Башак+

2
X