Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ

Югары Нурлатка аккошлар төшкән

Моңа кадәр күзгә чалынмаган аккошларны хәзер Югары Нурлатта да күрергә мөмкин

Хәер авылның Кече Әрәмә күле тирәсендә нинди генә кош-кортны очратмассың. Биредә акчарлаклар, челән дә, кыргый үрдәкләр, казларны очратырга мөмкин. Аккошлар авылда атна-ун көнләп яшәсә, калган су кошлары биредә җәйли, бала чыгара икән. Америка континентларында яшәүче кошларны карарга хәзер Югары Нурлаттан гына түгел, тирә-күрше авыллардан да килгәннәр икән. Авыл халкы безгә бернинди диңгез ярлары кирәкми, үзебездә дә рәхәт, диләр.
- Кызыл китапка кертелгән кошла безнең якларда беренче тапкыр гына түгел инде, - ди Рәшит Гайфетдинов. - Узган ел алар 13әү килгәннәр иде, быел өчәү генә.
Гайфетдиновлар гаиләсе элеге күренешне өч еллап күзәтә икән инде.
- Башта аккошлар икәү төшәләр күлгә, - ди Фәния Гайфетдинова.- Ике көн торгач, калганнары кушыла. Алдагы пар күлгә төшеп биредәге мохитне өйрәнә, күрәсең. Кошлар төшкән вакытта самолетны хәтерләткән гөрелдәгән тавышлар белән төшәләр икән. 1973 елдан башлап география укытучысы булып эшләп хәзер лаеклы ялга киткән Фәния Гайфетдинова әлеге гүзәл кошлар турында тулы материал туплаган.
- Кошлар канатларын җилпегәндә 2 метрга кадәр җитәргә мөмкин, - ди Фәния апа. - Тәпиләре кечкенә һәм кыска булса булса кошлар меңләгән километлы юллар үтәргә сәләтле. Аккошлар бер тапкыр парлашты икән, ул гомерлеккә. Парлы, үрнәк гаиләләрне дә юкка гына аккошларга тиңләмиләр икән. Тынычлык яратучы кошларның нәрсә белән туклануын да чамаларга өлгергән гаилә.
- Суүсемнәр, яр буендагы үлән һәм бөртекне дә яраталар, - ди Фәния апа кайбер нечкәлекләргә дә тукталып.
Сишәмбе көнне исә каурый кошлар авыл белән саубуллашып башка якларга юл тотканнар икән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аккош Югары Нурлат Америка Кызыл Китап