3 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Пенсия фондының Нурлат районы идарәсендә гражданнарны кабул итү узачак
10 сентябрьдә 13.00дә Пенсия фондының Нурлат районы идарәсендә ПФРның ТР бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Петровна Полякова кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу өчен тел.: 2-06-89.
-
Чакыру: 5 сентябрьдә Нурлат паркында Нефтяниклар көне узачак
5 сентябрьдә 17.30да "РИТЭК" ААҖ нурлатлыларны нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертына һәм фейерверкка чакыра.
-
Якты Күл халкы район җитәкчелеге, төрле служба вәкилләре белән очрашты
Кичә, 2 сентябрьдә Якты Күл авылында "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән оештырылган гражданнар җыены узды. Әле быел гына сафка баскан яңа мәдәният йортында үткән очрашуда район башлыгы Равил Кузюров, районның төрле службалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
-
Нурлат районында уҗым чәчү дәвам итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, кичәге көнгә хуҗалыкларда уҗым чәчү барлык мәйданнарның яртысыннан артыграгында - 9 454 г ектарда т өгәлләнгән. Ч әчү темплары "Сөләйманов Ә.И." һәм "Южная" хуҗалыкларында яхшы. Беренчесендә чәчү 3411, "Южная"да 1948 гектарда башкарылган.