5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Нурлатлылар конференциядә катнаша
Бүген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Эдуард Иванов, "Восток" кооперативы җитәкчесе Марсель Сабиров һәм фермер Зөлфәт Хәмидуллин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үтүче "Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары: тәҗрибә, проблемалар, тәкъдимнәр" дип аталган конференциядә катнашалар.
-
Хисап палатасы ТКХ тармагын тикшерә
Районның хисап-контроль палатасы шәһәр прокуратурасы кушуы буенча ноябрь аеннан бирле торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшли.
-
Нурлатның иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләренә Грант бирделәр
Нурлатның иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләре 100әр мең сумлык Грантларга ия булдылар.
-
Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен Нурлат оешмаларына 100 мең сум түләячәк
Быел Нурлат шәһәре мәшгульлек үзәге 28 инвалидны эшкә урнаштырды.
-
Нурлатта “правасыз” шофер 2 кыз баланы таптаткан
Нурлатта 4 декабрьдә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә ике кыз бала зыян күргән.
-
Ташламаны кулдан ычкындырмагыз!
5 декабрьдән Россия почтасы "Бөтенроссия әбунә ункөнлеге" кысаларында барлык газета-журналларга ташламалы әбунә игълан итә, ул 15 декабрьгәчә барачак.
-
Биккол һәм Түбән Нурлат җирләрен “Агроинвест” компаниясе эшкәртәчәк
4 декабрь көнне Түбән Нурлат микрорайонында һәм Биккол авылында җир пайчыларының җыелышлары булып үтте.