5 декабрь 2015 яңалыклары
-
Район башлыгы Иске Чаллыда мәдәният йорты ремонты барышы белән танышты
Бүген, 5 декабрьдә район башлыгы Равил Кузюров Иске Чаллы авылында подрядчы оешма, төзелеш бүлеге белгечләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрде, биредә мәдәният йортына капиталь ремонт бара.
-
Район башлыгы Нурлат ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котлады
Бүген, 5 декабрьдә район башлыгы Равил Кузюров Нурлаттан тыл хезмәтчәне Клавдия Ивановна Климова белән Түбән Чаллыдан сугыш ветераны Николай Максимович Тихоновны юбилейлары белән өйләренә барып котлады. Равил Әфраимовчи ветераннарга РФ Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде, бүләкләр ташырды, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
-
Нурлат ярминкәсендә иттән алып итеккә кадәр бөтен нәрсә дә бар
Бүген, 5 декабрьдә Гыйматдинов урамында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Ул Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм өлкәннәр өчен кайнар чәй, концерт программасы белән оештырылды.
-
Нурлат сәнгать мәктәбе алтын юбилеен билгеләп үтте
Кичә, 4 декабрьдә шәһәр Мәдәният сараенда Балалар сәнгать мәктәбе үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте.