Быел районда техник культуралардан көнбагышка зур игътибар бирелде
Башка елларда ул 1000 гектар чамасы мәйданда игелгән булса, быел 7 мең гекатрга якын. Хәзер район игенчеләре көнбагыш суктыру белән мәшгуль, ул 1478 гектардан җыеп алынган инде (21 процент). Уртача уңыш 11,4 центнер тәшкил итә.