17 октябрь 2015 яңалыклары
-
Нурлатка ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман килде
Кичә, 16 октябрьдә, Нурлатка эш визиты белән ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман килде. Ул район башлыгы Равил Кузюров, үзенең командасы һәм районның башка җитәкчеләре белән шәһәрнең Сәлимҗанов урамындагы, Медведский исемендәге, яңа ачылган "Дуслык" скверларын, үзәк мәйдан, үзәк парк һәм Халыклар Дуслыгы йортын карады.
-
Нурлатлылар Казан ярминкәсендә катнаша
Бүген районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, агросәнгать предприятияләре, авыл җирлекләре, фермерлар, шүхси ярдәмче хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләр Казанның агросәнгать паркында үтүче ярмикәдә катнаша. Нурлатлылар гадәттәгечә ярмикәгә авыл хуҗалыгы продукциясен киң ассортиментта тәкъдим итә.