3-12 гыйнварда шәһәрдән 11,5 мең тонна кар чыгарылган
"Төзекләндерү биш" ОООсының диспетчерлык хезмәтеннән әйтүләренчә, кар көртләре белән көрәшкә көн саен 2 төягеч һәм 5 "КамАЗ" чыга икән. Бу көннәрдә һәр техника көненә 28-32шәр рейс ясый ди. Диспетчерлар хәтта "КамАЗ"ның бер рейска сарыф иткән вакытын да исәпләп чыгарганнар: 22,5 минут.