"Гармония" үзәгеннән М.Газизҗанова Бөтенроссия конкурсының зона этабында беренче
"Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәре" Бөтенроссия конкурсының зона этабында "Гармония" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге соцхезмәткәре Миннемәрьям Газизҗанова "Социаль хезмәттә күп еллар эшләгәне өчен" махсус премиясе" номинациясендә беренче урынны яулады.