Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров гаилә фермалары белән якыннан таныша
Кичә, 9 октябрьдә, ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, идарә белгечләре озатуында Киекледән Зилә Шәрәфетдинова һәм Рифкать Галиев, Кизләүдән Хәлил Зәйнуллин, Үрнәктән Равил Мостафиннарның гаилә фермаларында булып, фермерларның эшчәнлекләре, проблемалары белән якыннан танышты.