"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы
Бүген җәмәгать тыңлаулары ике мәсьәлә буенча үтте. Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеш бүлеге начальнигы Наталья Крайнова Нурлатның төньяк өлешен планлаштыру проекты белән таныштырды.
Узган атна азагыннан районда шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыерга 2шәр мең сум исәбеннән субсидияләр бирелә башлады.
Атна башыннан районда яңа хәрби комиссар, полковник Заһир Кәрим улы Абдуллин эшли башлады. Заһир Кәримович армиягә 32 ел гомерен биргән.
Бу көннрәдә, поезд килүен көтүне ничек тә булса күңеллерәк уздырыр өчен, Нурлат тимер юл станцияседә пассажирлар "Иминлек - балалар күзлегеннән" дип аталган рәсемнәр күргәзмәсен хозур кыла ала.
0