Һәр кешедә нәтиҗәле эш сорала
Бүген, 26 февральдә Нурлат муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Равил Кузюров алып барды.
Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча комиссиянең узган елгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында аның рәисе урынбасары Ирек Незеев хисап тоты.