Нурлатта “Идел буе Кубогы” турниры башлана
Бүген, 24 мартта "Ледок" Спорт сараенда 2002 елгы үсмерләр командалары арасында хоккей буенча Идел буе Кубогы турниры башлана. Анда ике төркемдә сигез команда көч сынашачак. Турнир 24-28 мартта узачак, бүген, 24 мартта 14.30да аны ачу тантанасы була. Хоккей сөючеләр игътибарына Кубокта катнашучы командалар исемлеген һәм расписаниене бирәбез.