Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюровның Сабантуй белән котлавы
Хәерле көн, кадерле нурлатлылар һәм Сабантуй кунаклары!
Милли бәйрәмебез уңаеннан сәламнәремне һәм котлауларымны җиткерергә рөхсәт итегез. Узган ел без Казанда Универсиада һәм Сочида Олимпиада кебек гаҗәеп зур вакыйгалар шаһиты булдык.