"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы
Районда иминлек айлыгы бара. Аның максаты - янгыннар санын (шул исәптән урманнарда да) азайту, балаларның судагы иминлеге буенча тәрбия эшен көчәйтү. Шул уңайдан 73нче янгын часте максатчан чаралар үткәрә.
Бүген Нурлатта чистарту корылмалары сыешлыкларын ремонтлау һәм торгызуда инновацион технологияләр буенча республика семинары үтте.
Бүген район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина Украинадан күчеп кайтырга мәҗбүр булучыларның яшәеш һәм эшчәнлеген тәэмин итүгә контрольлек итү буенча вакытлы ведомствоара эшче төркемнең оештыру утырышын җыйды.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге каршындагы "Легенда" хәрби-патриотик отряды "Красноярск-Енисей 2" һәм Архангельскиның "Следопыты" күчмә отрядлары белән берлектә Волгоград өлкәсенең Россоша авылы янында казу эшләрендә катнашты.
0