Нурлатның үзәк паркында Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәм узды
Кичә, 5 сентябрьдә, "ТатРИТЭКнефть" ТППсы нурлатлыларга бүләк ясады - шәһәрнең үзәк паркында бәйрәм концерты һәм фейерверк оештырды. Концертта Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казан артистлары чыгыш ясадылар.