"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы
Чулпаннан тынгысыз Әнвәр Насыйбуллинның авыл паркы булдыруы, пушка ясавы турында язган идек инде. Хәзер ул яңа идеяны тормышка ашырырга алынган-У-2 самолеты ясый башлаган.
30 август - Республика көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, Татарстанда дүшәмбе ял көне итеп игълан ителә. Шулай итеп, август азагында өч көн - 29, 30, 31 август көннәрендә ял итәчәкбез.
"Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТОС)" конкурсында катнашып, шәһәрнең "Югары Нурлат" ТОСы - 2нче, "Ключи" һәм "Шикәр заводы" - 3нче, "Түбән Нурлат" ТОСы - 4нче урыннарга лаек булдылар һәм җәмгысе 1 млн. 658 мең сумлык грантлар оттылар.
0