"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы
Кичә, 18 августта районның террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы эшче төркеме утырышы үтте. Анда "Экстремизмга - юк!" террорчылыкка каршы айлык алдыннан комиссиянең чаралар планы турында фикер алышынды. Әлеге айлык Татарстан буенча 1-30 сентябрьдә узачак.
Район газетасы "Татмедиа" АҖнең "Легендар брендлары" конкурсында атнаша. Бенең сайтта газета өчен тавыш бирегез.
Район хуҗалыкларында кичәге көнгә барлык мәйданнарының 70 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән, 58 мең тоннадан артыграк иген суктырылган, бер гектарга уртача уңыш 20,9 центнер тәшкил итә.
Азык комбинаты ягында шушы көннәрдә коры үләнгә капкан ут аздан гына микрорайондагы гаражларга күчмәгән.
0