"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы
Бу көннәрдә Карл Маркс урамы буйлап тимер юлчылар һәм шикәрчеләр микрорайоннарына тимер юл кичүе аша җәяүләп чыгып йөрүчеләр өчен дә, биредәге базар һәм кибетләргә автомобильләрдә килүчеләргә дә сөенечле яңалык бар - урамның Гыйматдинов урамы киселешеннән тимер юл җәяүлеләр кичүенә кадәрге өлешендә юл ремонты бара.
Капиталь ремонттан соң ерактан ук балкып торучы, төсле шарлар белән бизәлгән йорт, ишегалдында - кайнар самавыр, чәкчәк-бавырсаклар, чәчәк бәйләмнәре һәм канәгать елмаючы халык.
7-16 сентябрьдә Татарстанда, шул исәптән Нурлат районында да "Аеклык бәйрәме" республика акциясе узачак. Акция сәламәт яшәү образын пропагандалау максатыннан үткәрелә. Безнең районның ведомствоара комиссиясе дә аны нәтиҗәле үткәрү өчен план төзегән инде.
Әлеге фирмаларны "өйдәш иткән"коммерцияле оешма районнан читтә теркәлгән һәм хуҗасын табу җиңел эш түгел икән. Шунысы да бар: мондый "киң күңелле" хуҗалар шәһәрдәге тагы бер йорт подвалында бар, ди.
0