"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы
"Мәктәпкә җыенырга булыш" Республика хәйрия акциясенә район мөхтәсибәте дә кушылды. Кичә, 24 августта Түбән Нурлат микрорайоны мәчете картлары бистәдә яшәүче 3 игезәк бала үстерүче Сәйдәшевлар гаиләсенә 10 мең сум акчалата ярдәм күрсәттеләр.
Нурлат шикәр заводында 27 августтан татлы тамыр кабул итәргә, ә 30ыннан эшкәртүгә керешергә планлаштыралар. Бу көннәрдә исә биредә яңа сезонга әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр һәм эшче кадрлар туплау белән мәшгульләр.
Бүген, 25 августта Нурлат муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм ТР Президентын сайлауларга булышлык итү һәм аңа әзерлек белән бәйле сорауларны хәл итү буенча эшче төркемнең берләштерелгән киңәйтелгән утырышы үтте. Аны район башлыгы Равил Кузюров алып барды.
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре азагына якынлашып килә. Бүгенге көнгә барлык мәйданнарның 85 процентыннан 68562 тонна иген җыеп алынган, бер гектарга уртача уңыш 20,2 центнер тәшкил итә.
Төн уртасында йорт каршына кайтарып аударган 5 тюк саламның яна башлавы хуҗалар өчен көтелмәгән хәл була. Ярый, күршеләр, авыл халкы бердәм: утның йортка күчүенә юл куймыйлар.
0