Нурлатка “Ак чәчәкләр” килә
Татарның мәшһүр язучысы Габдрахман Әбсәламов әсәре буенча төшерелгән һәм тамашачылар көтеп алган "Ак чәчәкләр" фильмы премьерасының республика районнары буенча күрсәтелүе мәгълүм инде. Ниһаять, чират безгә дә җитә: 12 октябрьдә 19 сәгатьтә фильм Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.