Гостехнадзор белгечләре “Снегоход” прфилактик операциясенә нәтиҗәләр ясый
Республикада 7 декабрьдән 31енә кадәр игълан ителгән "Снегоход-2015" профилактик операциясе барышында Гостехнадзорның Нурлат бүлеге инспекторлары административ хокук бозулар буенча физик затларга карата ике беркетмә төзегән. Аның берсе техниканы теркәү кагыйдәләрен үтәмәүгә кагылышлы булса, икенчесендә йөртүченең тиешле таныклыгы булмаган.