Әкрам Минапов: “Әтине сагынганда күңелемнән аңа хатлар яздым”
Әлеге хатларда Нурлат районы Иске Әмзә авылында яшәүче сугыш чоры баласы Әкрам Минаповның күңелендә йөртеп тә әтисенә җиткерәсе килгән уй-фикерләре берләштерелде. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә 9 яшьтә калган һәм сигез дистә елга якын аны күрергә зар-интизар булып яшәгән ир-ат солдат әтисенең язмышын былтыр гына ачыклый алды.