22 октябрь 2014 яңалыклары
-
Зона киңәшмәсе Нурлатта үтә
Җомга көнне "Южная" хуҗалыгының Киекле бүлеге базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, техниканы 2015нче елгы кыр эшләре сезонына әзерләүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтәчәк. Киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Гостехнадзор вәкилләре, Әлки, Спас, Аксубай һәм Нурлат районнарыннан белгечләр катнашачак.
-
Нурлат балалары коррупцияне шулай күзаллый
Районның барлык мәктәпләрендә коррупциягә каршы тематика буенча рәсемнәр конкурсы үтте.
-
Нурлат көрәшчеләренең зур “сикереше”
Милли көрәш буенча республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган традицион турнирдан "Нурлатнефть" НГДУсы һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илфат Гыймадиев III урын алып кайтты.