24 июль 2015 яңалыклары
-
Нурлат бурычлыларының милкенә арест салганнар
Бүген бердәм исәп-хисап үзәге полиция, водоканал, "Экодом" вәкилләре шикәрчеләр бистәсендә бурычлылар буенча чираттагы рейд үткәрделәр. Бу бистә халкының коммуналь түләүләр буенча тулаем бурычы 3 млн. сумга якын.
-
Метеорологлар яхшы һава торышы вәгъдә итә
Чулпан метеостанциясе фаразлары буенча, Нурлатта бу шимбә һәм якшәмбе +21дән 26 кадәр градус җылы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр булувы ихтимал. Метеорологлар киләсе атна башыннан яңгырлар туктаячак дип вәгъдә итә.
-
Нурлатта туып үскән Алия Усманова дөньяның иң яхшы утыз визажисты арасында
Стилистка укырга, чәчтараш һөнәрен үзләштерергә, үзенең киемнәр коллекциясен чыгарырга. Алия Усманованың хыяллары моның белән генә чикләнми. "Бәлки, кайчан да булса картиналар яза башлармын әле", - дип киләчәк планнары белән уртаклашты ул.
-
“Здоровье” ОООсында бу көннәрдә яңа ниятләр белән яшиләр
Икмәк заводы янәшәсендә яңа он-кондитер цехы әзер булып килә, биредә җайланмалар да урнаштырыла башлаган инде. Бу цех сафка басу исә нурлатлыларны үзебездә җитештерелгән яңа продукция һәм берүк вакытта өстәмә тотрыклы эш урыннары белән дә тәэмин итәчәк.
-
Нурлат спорт мәйданчыкларына баюын дәвам итә
Район тагы ике универсаль спорт корылмасына баеды: бүген, 24 июльдә Иске Чаллы авылында - спорт-уен, ә Яңа Иглайда катнаш спорт мәйданчыгы ачылды.
-
Нурлатлы Илдар Хәйруллин үз скверын булдырмакчы
Парклар һәм скверлар елында Илдар Хәйруллин нурлатлыларга бүләк ясарга ниятләгән: үз скверына нигез салган.