Бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк Автотранспортчылар көнен “Нурлат АТПсы” хезмәткәрләре җомга көнне үткәрделәр
Бәйрәм уңаеннан җәмгыятьнең актлар залында узган чарада предприятие җитәкчесе Идрис Кәримов бер төркем хезмәт алдынгыларына - Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт кәгазьләрен тапшырды.