Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Равил Кузюров районның сөт җыючылары катнашында киңәшмә үткәрде

Бүген, 29 гыйнвар көнне, район башлыгы Равил Кузюров авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район башкарма комитеты вәкилләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыючылар катнашында түгәрәк өстәл артында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә төп сүз районда халыктан сөтне сатып алу бәяләрен көйләү, тотрыклы итү турында барды. Район башлыгы тулаем республика буенча сөтне сатып алу бәяләренең төшүенә борчылуын әйтеп, сөт җыючыларны хәлдән чыгу юллары турында уртага салып сөйләшергә чакырды. Бу уңайдан районда халыктан җыелган сөтне үзәкләштерелгән рәвештә бер сатып алучыга тапшыруны оештыру мөмкинлеге карала.
Бүгенге көндә районда халыктан сөт җыю белән 14 әзерләүче шөгыльләнә, шуларның кайберләре сөт ризыклары җитештерү дә алып бара. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тәүлегенә 24 тонна сөт җыела, уртача сатып алу бәясе 16 сум 46 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев