Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Законлылык сагында

Нурлат шәһәре прокуратурасы бер Интернет кулланучыны террорчылык оешмасының символикасын ачык рәвештә күрсәткән өчен административ җаваплылыкка тарткан.

Нурлат шәһәре прокуратурасы Интернет мәгълүмат-коммуникацион челтәренә мониторинг ясаган вакытта "Whats App" мессенджер төркемендә террорчылык оешмасы символикасын ачык рәвештә күрсәтү очрагын ачыклаган. 26 яшьлек җирле кеше тарафыннан төркем аша җибәргән видеоязмада кара фонга ак гарәп хәрефләре төшерелгән кара флаг чагылып китә. Әлеге әләм Россия территориясендә символикасы тыелган флагка тәңгәл килә.
Күрсәтелгән ресурс чикләнәмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле булган. РФ КоАПының 20.3 маддәсе 1нче өлеше буенча әлеге факт буенча административ эш кузгатылган (нацистлар, экстремистлык яки федераль законнар белән тыелган башка оешмаларның атрибутикасын яисә символикасын пропагандалау, ачык рәвештә күрсәтү).
Нурлат район суды әлеге җирле кешене административ закон бозуда гаепле дип тапкан һәм 1 мең сум күләмендә штрафка тарткан. Карар законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев