Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

1 марттан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпләү кагыйдәләре үзгәрде

Үзгәрешләр түләүләр билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән яки аларны озайтачак гаиләләргә кагылачак.

Бу хакта Россия Социаль фондының ТР буенча Нурлат районындагы клиентлар хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бердәм пособие – 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга ярдәм итү чарасы ул.
Ата-ананың алимент түләтү турында суд карары яисә суд приказы булмаган  очракта, гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемен исәпләгәндә, Татарстан Республикасы буенча айлык номиналь хезмәт хакыннан (Росстат мәгълүматлары буенча) түбәндәге суммалар исәпкә алыначак: бер балага күрсәтелгән зурлыктан – 1/4, ике балага – 1/3, өч һәм аннан да күбрәк балаларга – 1/2 өлеше. Алимент суд тарафыннан билгеләнгән очракта, гаилә керемендә мөрәҗәгать итүче пособие билгеләүне сорап биргән гаризада күрсәткән фактта кергән суммалар гына исәпкә алына. 

2025 елда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 220 меңнән артык баланың ата-аналарына пособие билгеләгән. Бердәм пособиегә гаризаны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиентлар хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Пособие 12 айга билгеләнә, шуннан соң яңа гариза бирергә кирәк.

Түләүләрнең күләме республикада яшәү минимумы күләменең 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итә. 2026 елда Татарстанда ул 15 615 сумга тигез.

Фото: "Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев