2026 елның 1 гыйнварыннан Казанда метро пассажирлары һәм багаж өчен тарифлар үзгәрә
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Казан метрополитены хезмәтләренә яңа тарифларны раслады.
Әлеге карар рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Документта күрсәтелгәнчә, бер тапкыр кулланыла торган билет белән бер якка бару бәясе 46 сум булачак, ә 100 тапкыр баруга исәпләнгән транспорт картасы белән - 36 сум. Билгеләнгән нормалардан артык кул багажын йөртү тарифы да 46 сум итеп билгеләнгән.
Юл өчен кулдан, банк картасы белән, транспорт картасы ярдәмендә яки QR-код буенча түләргә мөмкин. Нормадан артык кул багажын йөртү юл бәясеннән аерым түләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев